13.11.2025г Алпар авылы мәдәният йортында «Өлкән буын»федераль проектының»Актив озак яшәү» программасы кысаларында бильярд буенча турнир оештырылды.
Алпар авылы мәдәният йортында "Өлкән буын"федераль проектының"Актив озак яшәү" программасы кысаларында бильярд буенча турнир оештырылды.Өлкәннәр бик теләп бу чарада катнаштылар.Бильярд уйнау җитезлекне,хәрәкәтләрне координацияләүне һәм фикерләүне үстерә.Уен барышында һәркем үзенең осталыгын һәм җитезлеген күрсәтте,һәркем көндәшен җиңәргә тырышты.Катнашучылар күңел күтәренкелеге,яхшы кәеф белән таралыштылар.#Алпаравылымәдәниятйорты#Активозакяшәү#Әлкирайоны
