You are currently viewing 25.02.2023 г.   <br> Карга авылы мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган отчет концерты булып узды. 

25 февральдә Карга авылы мәдәният йортында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган отчет концерты булып узды. Әлеге кичә  өй күренешләреннән башланды һәм халык җырлары һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» пьесасыннан сәхнәләштерелгән өзекне югары бәяләделәр. Сәхнә бизәлешендә милли бизәкләребезнең матурлыгын чагылдырып, чиккән сөлгеләр, сандык һәм халык киемнәре урын алган иде.
Концертта төрле буын вәкилләре катнашып, буыннар арасындагы элемтәнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат дәлилләде.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось