You are currently viewing 09.02.2023 г. <br> Карга авылы мәдәният йортында «Әбиемнең серле сандыгы» исемле чара үтте.

«Үткәнен белмәгәннең — киләчәге юк» — ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар , татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан,  Карга авылы мәдәният йортында «Әбиемнең серле сандыгы» исемле чара үтте. Әлеге сандыкта  ниләр генә булмады: чигүле калфак, алъяпкыч, кәләпүш һәм башка бик күп истәлек-хәзинәләр бар иде. Үткән бәйрәм барыбызга да кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәһәббәт хисләре уятты. 

Напишите несколько слов, если Вам понравилось