16.07.2024г Югары Әлморза авылы мәдәният йортында «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.Югары Әлморза авылы мәдәният йортында «Үткәнен…