13.08.2023 г.
Яңа Әнҗерә авылында “Авыл көнен”
Авылларда да авыл көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Бәйрәмгә авыл халкы, читтә яшәүчеләр һәм тирә-як авыллардан кунаклар кайтып, Яңа Әнҗерә авылында “Авыл көнен” билгеләп үттеләр. Бәйрәм котлаулар, матур теләкләргә кушылып, үзешчәннәр чыгышлары белән дә үрелеп барды.Балалар һәм авыл яшьләре спорт уеннарында бик актив катнаштылар.