последние мероприятия нашего РДК
Моң – ул хис! Күңелендә кайбер истәлекләр яңарганда дамоңланасың: күңелең нечкәрә, сагышка батасын, боегасың. Татар җырларыэлек-электән моңга бай булган. Һәркем күңелендә йөрткән моңгааваздаш көйләр эзли. Ә халкыбызда көйләрне нинди уен кораллары ярдәмендә башкарганнарын бүген, Карга авылы мәдәният йортында, «Пушкин картасы» буенча оештырылган «Халык мәдәниятенең чишмә башы» дип исемләнгән чара узды.
" 15 июль көнне Бибай Чаллысы авылында «Авыл көне» булып узды. Бәйрәм бик матур күңелләргә үтеп керерлек үтте. Нияз Җәләлов үзенең артистлары белән халыкны таң калдырды. Бәйрәмебез төрле матур уеннарга үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халыкны авылыбызның уңган хатыннары кайнар чәйләр, тәмле ашлар белән сыйладылар.
Ташбилге мәдәният йортында балалар арасында «Велосипед ярышы» уздырылды. Балаларга велосипед спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау төп максат булып торды. Ярышта балалар бик теләп катнаштылар.
Балачак һәрберебезнең күңелендә уйнап туймас уеннары һәм билгеле инде шатланып көтеп алган җәйге айлары белән хәтердә саклана. Карамал мәдәният хезмәткәрләре дә балаларга багышланган «Исәнме җәй» дип аталган спорт бәйрәме үткәрде. Ачык һавада шатланып уйнаган балаларга сокланып карап торуы да үзе бер рәхәтлек бирә. Уеннардан читкә тайпылмыйча, җитезлеккә, кыюлыкка көч сынашып…