06.07.2025г Ташбилге авылында гөрләп Сабан туе узды.
Ташбилге авылында гөрләп Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән бай иде. Мәйданда балалар да, өлкәннәр дә үз күңелләренә шөгыль тапты. Кечеләр капчык киеп йөгерсә, олылар көянтә белән су ташыды, чүлмәк ватты. Җырчыларның моңлы тавышлары тирә-якка таралды, ә биючеләрнең җитез хәрәкәтләре һәркемне сокландырды. Милли көрәш тә булып узды.…
