You are currently viewing 10.08.2024г.  “Барысы өчен рәхмәт, Туган авылым Әхмәт”

Җәйнең иң матур мизгеле-Сабантуй бәйрәме. Ә менә Әхмәтлеләр өчен бу бәйрәм үткән шимбәдә аерым бер үзгә төс алып Авыл көне “Барысы өчен рәхмәт, Туган авылым Әхмәт” дип билгеләп үтелде.

Бәйрәм Әхмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре, иганәчеләр һәм шушы авылда туып-үскән авылдашлар көче белән оештырылды. Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм татар эстрада җырчылары Ильнат Фархуллин, Ринат Рахматуллин концерт номерлары белән бәйрәмне ямьләделәр.
Бәйрәм мәйданында нинди генә уеннар оештырылмады! Күзне бәйләп уенчык кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу, кул көрәштерү, чүлмәк вату — һәркайсында бик күп кеше катнашты. Иң көчлеләр һәм җитезләр истәлекле бүләкләргә ия булды. Шулай да халыкның күпчелеге мәйдан уртасындагы көрәшчеләрне күзәтте. Абсолют батыр исемен Әхмәт авыл егете Раиль Шигапов яулады.

Җыелган халыкны тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Авыл уртасындагы чирәмле мәйданда бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось