You are currently viewing 16.07.2024г Югары Әлморза авылы мәдәният йортында «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр.

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары… Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
Югары Әлморза авылы мәдәният йортында «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Буыннан-буынга күчеп килгән кул эшләре белән балаларны таныштырдылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось