You are currently viewing 22.05.2024г.  Халыклар дуслыгы

Әлики районына туристларның килүе — эчке туризмны үстерү максатында эшләнгән “Халыклар дуслыгы” проекты нәтиҗәсе. Проектының максаты ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытудан, Ватан өчен горурланудан һәм күпмилләтле илдә мәдәниятләрнең күптөрлелеге белән танышудан гыйбарәт. Югары Әлки клубында Гөлнәфис Мингазова туристларга «Кош теле» пешерү буенча мастер класс күрсәтте, сәхнәдә «Тургай» ансабле үзләренең матур җырларын бүләк итте. Соңыннан туристларны юка,кош теле, авыл каймагы һәм кайнатмалар белән чәйгә чакырдылар. Һичшиксез әлеге мәдәни чара туристларга бик ошады.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось