You are currently viewing 22.05.2024г.  «Балаларга сугыш турында укыйбыз»

Карга авылы мәдәният йортында «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән  чара узды.
Әлеге чараның максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.

Чарада Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укыдылар. Укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәкләренә үтеп керде.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось