You are currently viewing 20.05.2024г.  Велоярыш

Велосипедта йөрүнең сәламәтлеккә файдалы булуы һәркемгә билгеле, аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә.
Карга авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре    авылдашлары өчен «Велоярыш» оештырды. Ярыш бик күңелле hәм мавыктыргыч узды. Катнашучылар төрле төркемнәргә бүленде. Нәтиҗәләр ясалганнан сон hәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды..
Үткәрелгән ярыш авылдашлар бик яхшы тәэсирләр белән таралыштылар. Моңа әйбәт кәеф һәм яхшы һава торышы да зур йогынты ясады. Чара Карга авылы мәчете имам — хатибы Ирек хәзрәт белән берлектә оештырылды.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось