You are currently viewing 20.12.2023 г. <br> Карга авылы мәдәният йортында да, Яңа ел бәйрәменә әзерлекне башлап җибәрделәр.

Яңа ел, әлбәттә һәр кешенең да иң яраткан бәйрәме. Биграк тә аны балалар зур түземсезлек белән көтеп алалар. Сабыйлар Яңа елны әкият геройлары, юмарт Кыш бабай һәм аның кызы — Кар чәчәктән бүләкләр белән күз алдына китерәләр.
Карга авылы мәдәният йортында да, Яңа ел бәйрәменә әзерлекне башлап җибәрделәр. Балалар белән кар бөртекләре ясап элделәр. Чыршы бизәделәр. Балалар үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтеп эшләделәр, шуңа да кар бөртекләре төрледән төрле бизәкле бик матур килеп чыктылар. Алар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось