You are currently viewing 06.08.2023 г. <br>Югары Әлморза авылы мәдәният йортында “Матур җәй” дигән рәсем конкурсы үткәрелде.

Югары Әлморза авылы мәдәният йортында “Матур җәй” дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста рәсем ясарга яратучыларның барысы да катнашты. Балалар чын тылсымчылар булдылар — үзләренең рәсемнәре белән кәгазь битләрен, җәйнең барлык бизәкләрен чагылдырырга тырышып, әкияти дөньяга әйләндерделәр. Балалар чәчәкләр һәм агачлар, кояш һәм болытлар, һәм, әлбәттә инде, салават күпере ясадылар. Рәсемнәр үзенчәлекле, матур килеп чыкты, ә иң мөһиме — игелекле.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось