You are currently viewing 19.06.2023 г.  <br>Югары Әлморза авылы мәдәният йортында Пушкин картасы программасы кысаларында » Сөекле туган ягым» дип исемләнгән туган якка багышланган чара үткәрелде

Туган җир… Туган авыл… Һәркемнең йөрәгенә бик якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Туган төбәгебезнең һәр сукмагы, һәр агачы, кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә без шушы нигезебезнең тарихын, атамасының килеп чыгышын, мәгънәсен беләбезме соң?
Югары Әлморза авылы мәдәният йортында Пушкин картасы программасы кысаларында « Сөекле туган ягым” дип исемләнгән туган якка багышланган чара үткәрелде. Балалар яшәгән төбәктәге тарихи урыннар белән таныштылар, элек-электән уйналган татар халык уеннарын уйнадылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось