You are currently viewing 10.06.2023г. Сабантуй в Алькеевском районе.

Сабантуй — халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, аның җырлары, биюләре һәм йолалары бергә кушыла. Гасырлар үтте, ә бәйрәм безнең көннәргә кадәр сакланып калды.

9 июнь көнне мәйданда традицион «Кичке Сабантуй» узды.

10 июнь көнне Элекке күркәм гадәт буенча Сабантуй мәйданында райондашларыбыз һәм районыбыз кунаклары җыелды, алар бергә язгы кыр эшләренең төгәлләнүен сабан туе бәйрәме белән билгеләп үтәргә җыелдылар. Сабантуй күңелле башланып китте.

Район үзешчәннәренең чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Халкыбызнын бердәмлеген исбат итеп, рус, чуваш, татар җырлары яңгырады.

Шулай ук безнең “Сабантуй Сөлгесе” дип исемләнгән бәйгенең катнашучылары да бүләкләнде.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось