You are currently viewing 21.04.2022 г. <br>Карамалы авылы мәдәният йортында «Татар фольклор битләренә сәяхәт» дип исемләнгән кичә.

Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Татар фольклор битләренә сәяхәт» исемле тематик кичә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар белән татар халкының гореф — гадәтләрен саклау максатында мөнәҗәтләр, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар әйтелде. Әби-бабаларыбыз яшәгән чорга кайтып, шул вакытта уйнаган һәм бүгенге көнгәчә сакланып калган уеннар искә алынып, шуларның берничәсе уйнап күрсәтелде. «Әбием сандыгы»ндагы бай мираслы киемнәр, сөлгеләр, чигүләр белән үзара фикер уртаклаштылар. «Су юлына төшү», «Гармун тарихы» кебек истәлекле мизгелләрне барлап, авылыбызның гармун, тальян осталарын искә төшердек. Өлкән апаларыбыз үзләренең уй- кичерешләре белән иркенләп фикер алыштылар. Кичәбез безнең хәтерләрдә озак еллар сакланып калыр.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось