You are currently viewing 06.09.2025г Әхмәт авылы мәдәният йорты һәм «Малыш» балалар бакчасы белән берлектә «Татарстанда җәй» программасы кысаларында саф һавада төрле уеннар уйнадылар.

Бүген Әхмәт авылы мәдәният йорты һәм «Малыш» балалар бакчасы белән берлектә «Татарстанда җәй» программасы кысаларында саф һавада төрле уеннар уйнадылар.Программа бик бай һәм мавыктыргыч иде. Башта балаларны төрле спорт эстафеталары көтте. Алар тизлеккә, җитезлеккә һәм тапкырлыкка сынаштылар. «Күңелле стартлар» дип аталган уеннарда һәркем җиңүгә омтылды.

Татарстанда җәй» программасының бу өлеше кечкенә дусларыбызга күңелле һәм файдалы ял бүләк итте. Әхмәт авылы мәдәният йорты һәм «Малыш» балалар бакчасы алга таба да шундый ук кызыклы чаралар уздырырга вәгъдә иттеләр.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось