You are currently viewing 30.05.2026г 30 майда Базарлы Матакның Үзәк паркында Корбан Гаете уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Ислам диненә өндәүне максат иткән бу чараны район мөхтәсибәте һәм “Өмет” мәчете мөселманнары үткәрде.

30 майда Базарлы Матакның Үзәк паркында Корбан Гаете уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Ислам диненә өндәүне максат иткән бу чараны район мөхтәсибәте һәм “Өмет” мәчете мөселманнары үткәрде.

Бәйрәм программасы бик бай һәм күңелле булды. Сәхнәдә дини җырлар һәм нәшидләр башкарылды, Коръән укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, аларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле – гомрә хаҗына билет уйнату булды. Гомрә хаҗына билетны Гадиева Алзия отты.

Корбан гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм Базарлы Матак халкы өчен онытылмаслык вакыйга булды һәм ислам диненең рухи кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итте.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось