
Ургәгәр мәдәният йортында балалар белән «Көзне озату» кичәсе үткәрелде. Катнашучылар яшелчәләргә багышланган табышмакларга җаваплар таптылар, яшелчәнең тормышта кирәкле һәм файдалы икәнен белделәр. Көз кызы да килгән иде. Бик кызык эчтәлекле кичә булды, балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.



