


30 август-Татарстан Республикасы көненә багышлап, Югары Әлморза авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Татарстан – күпмилләтле республика. Анда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр. Бәйрәм концертында халыкларының җырлары һәм биюләре яңгырады. Чара ахырында барлык катнашучылар бергәләшеп «Туган як» җырын башкардылар. Бу җыр һәрберебезнең күңелендә туган җиргә карата мәхәббәт хисе уятты. Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды.
#ДеньРеспубликиТатарстан
#Алькеевскийрайон

