You are currently viewing 29.06.2024г.  «Авыл көне»

29 нчы июнь көнне Бибай Чаллысы авылында «Авыл көне» булып узды. Бәйрәм Бибай Чаллысы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм шушы авылда туып-үскән авылдашлар, иганәчеләр көче белән оештырылды.  Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Татарстанның атказанган артистлары Мәүлидә Нургали, Илсур Мортаза концерт номерлары белән бәйрәмне ямьләделәр. Бәйрәм бик күңелле булып уеннарга үрелеп барды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.



Напишите несколько слов, если Вам понравилось