
Элек-электән милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре алдан башланган. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен яулык һәм бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә. Әлки районы мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге күркәм йоланы гармун-баян, күңелле уеннар, дәртле җырлар белән уздырдылар.
Һәрбер өйдән Сабантуй өчен дип әзерләнгән күчтәнәч – чиккән яулыклар, сөлгеләр, төрле бүләкләр җыелды. Өлкәннәр, балалар – барысы да бу эшкә үз өлешен кертте.
Сабантуй – ул халыкның бердәмлеге, дуслыгы бәйрәме. Ул безне үткәннәребезгә кайтара, гореф-гадәтләребезне сакларга өйрәтә. Шуңа күрә дә Сабантуйны без зурлап үткәрәбез һәм киләчәк буыннарга тапшырабыз.
