Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм.
Кеше өчен иң кыйммәтлесе-тормыш, ә тормышта иң кыйммәтлесе-сәламәтлек, аның өчен көрәшергә кирәк. Аппак авылы мәдәният йортында «Минем яшисем килә!» дигән тематик сәгать оештырылды.