You are currently viewing 28.06.2023г.   Урта Әлки авылы клубында балалар өчен татар халык уеннары оештырылды.

Уеннар – халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чагарган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.

Уен – баланың тормышка әзерләү күнекмәсе ул. Уеннар балага зур файда китерәләр, алар ярдәмендә ул үзенең характерына нигез ташы булып урнашып кала тораган гадәтләргә, күнекмәләргә өйрәнә, моның өстенә бу уеннар балада, гадәттә, зур канәгатьләнү хисе уяталар. Урта Әлки авылы клубында балалар өчен татар халык уеннары оештырылды, уеннарда балалар бик теләп һәм актив катнаштылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось