You are currently viewing 27.03.2025г  Алпар авылы  мәдәният йортында «Театр һәм актёрлар турында» исемле әдәби сәгать үткәрелде.

Ел саен 27нче мартта бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә.Театр -милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул.Әлеге гади генә сүзләр артында тарих та, чынбарлык та, киләчәккә өметләр дә чагыла.Көн кадагындагы сорауларга җавап эзләүче,заман сулышын тоеп яшәүче театр нинди генә  катлаулы чорда да яшәүдән туктамаган. Чөнки театр -меңнәрнең күңелен дәвалый, хыял, матурлык, өмет бүләк итә, төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.

Шул уңайдан Алпар авылы  мәдәният йортында «Театр һәм актёрлар турында» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар театрның кеше тормышында мөһим роль уйнавы һәм якташ артистларыбызның иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось