Әкиятләр бик күптәннән яшәп,гомер итеп килә.Әкиятләр аша балалар яхшылыкка,батырлыкка,дуслыкка,кешелекле булырга ,өлкәннәргә карата игьтибарлы булу сыйфатларына,зирәклеккә,тапкырлыкка өйрәнәләр.Әкиятләр дөреслекнең һәрвакыт җиңәсенә ышанырга өндиләр.
Әкиятләр белән таныштыру ,татар халык әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Алпар авылы мәдәният йорты,китапханә белән берлектә “Заря” балалар бакчасында «Әкияттә кунакта» дигән темага ,балалар белән әкиятләр уку оештырылды.
Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.