

Көзнең матур кичендә Карамалы авылы мәдәният йортында Иске Камка авылы белән берлектә «Көзге кич» исемле җыр кичәсе узды. Әлеге кичә элеккеге җырларны, халык җырларын кабат яңгыратып, җыр-моң чишмәсен саектырмыйча, яратып җырлана торган җырларны һәркемнең күңелендә саклау максатында үткәрелде. Соңыннан җырлы-биюләр, түгәрәк уеннары оештырылды.
