
Нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер?! Карга авылы мәдәният йорты, көзнең беренче салкын көннәрен ямьләндереп, җылытып җибәрер өчен “Эчсәң чәй – күңелдә җәй” очрашуын уздырды. Өстәлнең төп “хуҗасы” әлбәттә, чәй! Төрле үләннәрдән ясалган чәйнең тәме искиткеч. Кайнар коймак, тәмле камыр ризыклары, яңа бал, җиләк-җимеш кайнатмалары, бакчадан яңа гына өзелгән алма һәм башка бик күп тәм-томнардан табын сыгылып торды.
Шулай ук, мәдәният йортында «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында да эшчәнлек алып барыла. Бүгенге очрашуда катнашучылар, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен дә файдалды дару, чәй үләннәре, киптерергән җимешләр әзерләделәр.


