You are currently viewing 25.09.2025г Яңа Әнҗерә авылы мәдәният йорты көзге көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы «Сөмбелә бәйрәмен» бәйрәм иттеләр.

Яңа Әнҗерә авылы мәдәният йорты көзге көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы «Сөмбелә бәйрәмен» бәйрәм иттеләр. Бу бәйрәм заманалар чорлар аша сакланып калган. Ул көзге бәйрәм — уңыш бәйрәме. Сөмбелә ул башак дигән сүз. Чорлар аша безгә килеп ирешкән бу бәйрәмне, без дә билгеләп үттек. Балалар белән бергәләп көзге урманга чыктык. Көзге урманның матурлыгына сокландык, хозурландык. Төрле төсләр белән бизәлгән яфраклар, кып кызыл булып пешкән балан җыйдык, сөмбеләгә көзнең матур чәчәкләреннән букет ясап бирдек. Татар халкы Сөмбелә бәйрәмен ничек үткәрүе турында әңгәмә кордык. Бу бәйрәм безгә табигать белән гармониядә яшәргә, көзге муллыкны кадерләргә өйрәтә. Шулай ук, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, киләчәк буыннарга тапшыру мөһимлеген дә искәртә. Сөмбелә бәйрәме – буыннарны берләштерүче, уңышлы көзгә рәхмәт белдерүче гүзәл бәйрәм ул.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось