You are currently viewing 25.09.2025Г Үргәгәр авылы мәдәният йорты бакчасында саф һавада «Көзге кичләрдә» дигән «Актив яшәү» программалары кысаларында чара булып үтте.

Үргәгәр авылы мәдәният йорты бакчасында саф һавада «Көзге кичләрдә» дигән «Актив яшәү» программалары кысаларында чара булып үтте. Өлкән буын абый-апалар белән көзнең матурлыгына сокланып, табигать биргән агачтагы җимешләрне җыйдылар, күңелле аралашу кичәсе булды.

Көз – ул хозурлык, муллык, байлык чоры. Шуңа да бу көнне өлкәннәр бергә җыелып, көзнең соңгы мизгелләреннән ләззәт алдылар. Җырлашып, биешеп, төрле уеннар уйнап, хатирәләрне яңарттылар. Өлкәннәрнең күңелләрендә яшьлек дәрте кабат уянды. Кичәдә һәркем үзен бик тә якын һәм кирәкле итеп тойды.

Мондый чаралар аеруча мөһим, чөнки алар өлкәннәргә яңа көч бирә, яшьлек хисләрен уята, аралашу мөмкинлеге тудыра. Авыл җирендә яшәүче өлкәннәр өчен мондый җыелышулар бик тә кадерле, алар бер-берсе белән күрешү, хәл белешү мөмкинлегенә ия булалар. Кичә ахырында барлык катнашучылар да канәгать калдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар. Мондый чараларның дәвамы булсын иде дигән теләк белдерделәр.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось