


Җәй айларының рәхәт көннәре ахырына якынлашып килә. Җәйне үзебездән җибәрәсе килмәсә дә, Карамалы авылы мәдәният йорты , китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән «Саубул җәй» исемле чара үткәрделәр. Мәдәният йорты алдында балалар белән күңелле уеннар уйнадылар, соңыннан балалар татлы бүләкләр алдылар.


