You are currently viewing 25.05.2024г.  «Шомырт чәчәге»

«Шомырт чәчәге» — апаклыларны туган авыллары белән бәйләп торучы, буыннарны берләштерүче бәйрәм дә. Язгы чәчү тәмамланып, шомырт чәчәк аткан вакытта үткәрелүче бу авыл бәйрәменең кайчан барлыкка килүен инде төгәл генә беркем әйтә алмый. Әмма әти-әниләренең дә, әби-бабаларының да яраткан, көтеп алган бәйрәм булганлыгын беләләр.

Быелда «Шомырт чәчәге» гөрләп узды. Бәйрәм Апак мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм шушы авылда туып-үскән авылдашлар, иганәчеләр көче белән оештырылды.  Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм татар эстрада җырчысы Нияз Җәләлов концерт номерлары белән бәйрәмне ямьләделәр.

Бәйрәм мәйданында нинди генә уеннар оештырылмады! Күзне бәйләп уенчык кисү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, капчык белән бәрешү, көянтә-чиләк белән су ташу, кул көрәштерү, чүлмәк вату — һәркайсында бик күп кеше катнашты. Иң көчлеләр һәм җитезләр истәлекле бүләкләргә ия булды.

Бәйрәмгә килгән олы яшьтәге апалар, яшьлекләрендә шомыртлы аланга җыелып күңел ачуларын сагынып та, моңсуланып та искә алдылар.

         Авыл халкы һәм кайткан кунаклар туйганчы аралашып, күңел ачып, тәм-томнар белән сыйланып рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось