
Татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә Югары Әлморза мәдәният йортында китапханә белән берлектә«Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт»дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Хикәядән балалар Габдулла Тукайның олыларга да, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь икәнен белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын, игелеген бәяләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Матур презентация ярдәмендә шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар.
