Урта Әлки авылында «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасы кысаларында «Куршеләр иң якын кешеләр» дигән исем астында күршеләр бергәләшеп күңел ачтылар. Күрше хакы – тәңре хакы дип юкка гына әйтмәгәннәр. Күршеләр бергәләшеп төрле уеннар уйнап, татар халык биюләрен биеп, саф һавада сыйландылар.

Андый чаралар халыкны берләштерә, аралашу мөмкинлеге бирә, күңелне күтәрә. Киләчәктә дә шундый очрашулар ешрак булсын иде. Күршеләр белән тату яшәү – тормышның бер яме ул.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось