
Иске Әнҗерә мәдәният йортында Яңа Әнҗерә мәдәният хезмәткәре белән берлектә Пушкин картасы буенча «Татар халкының милли ашлары» дип исемләнгән этно-марафон үткәрелде. Әлеге чарада укучылар татар халык ашлары белән таныштылар, татар ризыкларына кагылышлы сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр. Шулай ук чәй табыны артында һәрвакыт яратып ашала торган коймак камырын да ясап карадылар. Соңыннан укучылар, татар халкының яратып, бик тәмле итеп пешерелә торган һәм табында күрке булып торган бәлеш һәм гөбәдиядән авыз иттеләр, чәк — чәк, бавырсак, коймак белән чәй эчтеләр. Әлеге чара укучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды.


