You are currently viewing 22.09.2023 г.<br>«Мин хокукларымны беләмме?»

Һәр кеше, җәмгыятьтә яшәп, үзе хәл итә алмаган кыенлыклар белән очрашырга мөмкин. Кайвакыт бу белмичә, кайвакыт игътибарсызлыктан килеп чыга. Ә хокукый белемсезлек җаваплылыктан азат итми. Ни генә булмасын, балалар кечкенәдән үз хокукларын һәм бурычларын белергә тиеш. Һәм алар дәүләтнең хокукый нормалары белән күбрәк танышкан саен, аларга үзләренең гражданлык сыйфатларын яклау җиңелрәк биреләчәк.
Карга авылы мәдәният йортында «Мин хокукларымны беләмме?» чарасы уздырылды. Балалар дәүләтнең төп Законын белү һәм аны дөрес куллану- аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнен белделәр, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар. Чара кызыклы һәм гыйбрәтле үтте.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось