

Югары Әлки авыл клубында эшләп килүче “ Тургай” фольклор ансамбле “ Мәтрүшкә бәйрәме” уздырды. Авылның мәтрүшкәле аланлыгында җиләк яфраклары, мәтрүшкә салынган чәйләр эчү үзе бер күңелле ял булды. Гармун уйнап, халык җырларын җырлап,уеннар уйнаргада өлгерде катнашучылар. Алдагы елларда да әлеге “Мәтрүшкә бәйрәме” дәвамлы булсын иде дигән теләктә калдылар.

