You are currently viewing 21.11.2024г  Алпар авылы мәдәният йорты , Татар Мулласы авыл клубы белән берлектә балалар белән коймак пешерделәр.

Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары бн мәшһүр.Татар ашларына камырдан пешергән азыклар хас.Аларга барыннан да элек ипи керә.Иписез көндәлек аш та,бәйрәм табыны да узмый.Ипидән тыш,әче һәм төче камырдан төрле ашамлыклар әзерләнә.Алар арасында иң киң таралганы -коймак.Коймакны өлкәннәр дә,балалар да яратып ашый.Аны пешерүнең бик күп ысуллары бар.
Алпар авылы мәдәният йорты , Татар Мулласы авыл клубы белән берлектә балалар белән коймак пешерделәр. Балалар бик теләп әлеге мастер-класста катнаштылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось