Көзге бал — мәктәп елларыннан ук һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгын бер генә ел фасылы да уза алмый.
Яңа Әнҗерә авылы клубында «Көзге бал» бәйрәмен үткәрделәр.
Әлеге кичә ярыш түгел, ә бергә җыелып рәхәтләнеп күңел ачу, осталыкларны күрсәтү максатыннан үткәрелде. Чара дискотека белән дәвам итте.