Әтиләр көне бөтен ил буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Әтиле кеше — бәхетле кеше ул. Гаиләнең терәге, яклаучысы, саклаучысы ул әти. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Карга авылы мәдәният йортында «Әтиләр бәйрәме» чарасы уздырылды. Ир-атлар төрле конурслар, мавыктыргыч уеннарда катнашып, көчләрен, зирәклекләрен сынадылар.