15 май — Халыкара гаилә көне! Бу безнең һәрберебез өчен иң якын бәйрәмнәрнең берсе. Гаилә — теләсә кайсы заманча җәмгыятьнең төп байлыгы. Гаилә — ул сине яклаучы һәм саклаучы. Шушы бәйрәм уңаеннан Урта Әлки мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Гаилә — бәхет ачкычы” дигән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Уеннар уйнап, җырлашып, биеп күңелле ял иттеләр.
Бәйрәмдә Низамутдиновлар, Сафиуллиннар һәм Саидовлар гаиләләре катнаштылар.