You are currently viewing 20.05.2024г.  18 май — Халыкара музейлар көне

Югары Әлморза мәдәният хезмәткәрләре музей көненә багышланган чара үткәрделәр.

1977 елдан башлап 18 май — Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Музей ул — үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин. Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп, тарихыбызга бәйле мирасны саклану һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бугенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось