

Югары Әлморза авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре ,табигатьтә «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасы буенча «Шифалы үләннәр»» дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында өлкән буын вәкилләре тирә-як табигать белән таныштылар, дару үләннәрен җыю серләренә төшенделәр. Җыелган үләннәрдән төрле төнәтмәләр һәм чәйләр әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Чарада катнашучылар табигатьнең кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында күп яңа мәгълүмат алдылар. Алар үләннәрнең файдалы якларын гына түгел, ә аларны дөрес кулланмауның зыян китерү ихтималын да белделәр. Мәдәният йорты хезмәткәрләре алга таба да өлкәннәр өчен төрле кызыклы һәм файдалы чаралар оештыруны дәвам итәчәк. Аларның максаты — өлкән буынның тормышын мәгънәле һәм сәламәт итү.

