Үргәгәр авылы мәдәният йортында «Өлкән буын» федераль проектының «Актив озак яшәү» программасы буенча «Сәламәтлек зур байлык» дип исемләнгән велопробег чарабыз үткәрелде, өлкән буын апаларыбыз саф һавада йөреп сәламәтлекләрен ныгыттылар.

«Сәламәтлек зур байлык» дигән исем астында үткән әлеге чара өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән. Мондый очрашулар аларның көндәлек тормышына яңалык, күңел күтәренкелеге өсти. Алар аралаша, яңа дуслар таба, сәламәтлекләрен ныгыта.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре алга таба да өлкән буын өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештыруны дәвам итәчәк. Безнең максат – өлкәннәребезнең картлык көннәрен шатлыклы, бәхетле итү. Алар моңа лаек. Алар – безнең киләчәгебезгә нигез салучылар.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось