Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен ныгыту, татар фольклоры белән таныштыру, элеккеге гореф-гадәтләрне искә төшерү максаты белән, Алпар авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта балалар белән уеннар уйнадылар. Татар халык уеннары «Миңлебай», «Ак калач», «Йөзек салыш», «Наза» уеннарын балалар бик теләп уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Уеннардан соң балалар татар халык әкиятләре тыңладылар, җырлар җырладылар. Бу көн аларга бик күңелле, файдалы булды.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось