Иске Әнҗерә мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен төрле кызыклы уеннар чарасын оештырды. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!
- Запись опубликована:18.07.2023
- Post category:мероприятия / События
- Post comments:0 комментариев
Метки: Старо-Ямкинский СДК