

Халкыбызның борынгы гореф — гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша балаларда үз халкы белән горурлану хисе, йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү нияте белән, Әхмәт авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә милли бәйрәмебез Сабантуенда үткәреләчәк йолалар турында фикер алыштылар. Балалар төрле баш киемнәре һәм милли кием-салымнарын күрә алдылар. Балалар материалдан татар орнаментларын кистеләр, аннары түбәтәй ясадылар.


