Рамазан ае — Аллаһы Тәгаләнең колларына күрсәткән чиксез рәхмәт-нигъмәтләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Рамазан ае — Коръән ае, Рамазан ае — рух-бәдәнне пакъләү ае, Рамазан ае — рәхмәт, мәгърифәт, тәүбә ае, Рамазан ае — сабырлык ае. Рамазан аенда кылган һәрбер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне меңләгән мәртәбә арттырып бирә.
Әлки районы авылы мәдәният йортларында ифтар ашлары үткәрелә.