You are currently viewing 16.03.2026г Үргәгәр авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды.

Үргәгәр авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды. Әлеге ифтар мәҗлесе авыл җирлеге, авылыбыз мулласы, авыл халкы тарафыннан оештырылды. Ифтар – ул мөбарәк Рамазан аеның хөрмәтенә үткәрелә торган гаилә, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме. Бу көнне төрле яшьтәге кешеләр, бер-берсенә кунакка чакырып, бергәләп табын корып, Коръән аятьләрен укыйлар, дини гыйбрәтле хикәяләр тыңлыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.

Ифтар мәҗлесе, һичшиксез, Үргәгәр авылының рухи һәм социаль тормышында мөһим урын алып тора. Ул кешеләрне берләштерә, араларны якынлаштыра, бер-беребезгә хөрмәт һәм ярдәм итү хисләрен тәрбияли. Бу ифтар да, һәр елдагыча, авылның тынычлыгына, гүзәллегенә, бердәмлегенә тагын да ныграк өлеш кертте.

Напишите несколько слов, если Вам понравилось